В Сәпәй авыл җирлегендә өлкәннәр көне узды

Сәпәй авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләренә багышланган «Өлкәннәр көне» бәйрәме узды.

Бәйрәмдә кунакларны учакта пешкән тәм-том һәм самовар чәе белән сыйладылар.

Җыелганнарны Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фания Галимҗановна ихлас күңелдән котлады. Шулай ук озак еллар Сәпәйдә «Кызыл Байрак» колхозы рәисе булып эшләгән Ирек Әхмәтов һәм авыл советы башлыгы булып хезмәт куйган Флера Яхъя кызы Исламова да өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Бәйрәм кысаларында өлкәннәрне өйләренә барып котлау оештырылды: аларга бүләкләр тараттылар.

Взято из:https://vk.com/wall-59005441_1711033

Автор
РедакцияПользователь
Loading...

Читать также