Күңел хисе: шигырь су буйларындагы өрәңге турында

Күңел хисе

Тормыш дәвам итә, гомер үтә,
Еллар кайтавазы яңгырый.
Балачакның шатлык авазлары,
Колагымда әлдә ул чыңлый.

Су буйларын өрәңгеләр басты,
Арасында йөрерлек түгел.
Зифа таллар хәзер бетте инде,
Әрни, сыкырый, өзелә күңел.

Өрәңгеләр кыргый агач алар,
Хәр ботагы аның чуалган.
Балачактагы гүзәллек калмаган,
Су буйларын уратып алган.

Бер чара да күреп булмый мени,
Өрәңгегә авыл уралыр.
Орлыклары сибелә тирә-юньгә,
Өйләрне дә уратып алыр.

Су буенда таллар үсә иде,
Гүзәлеккә таңнар калырлык.
Без үскәндә барда башка иде,
Сагынып хэзер искә алырлык.

Таллар зыян күрде, өрәңге баскач,
Кешеләрдә газап чигәләр.
Су буенда йөрерлектә түгел,
Көннән-көнгә азып үсәләр.

Каз-бабкәләр саклаган чирәмлекне,
Кыргый өрәңге басып ураткан.
Йөрәк әрни бу мәхшәрне куреп,
Кайдан кайткан? кемнәр тараткан?

Матур күренеш түгел чытырманлык,
Агач кыяфәте юк анда.
Орлыгы тишелеп, үсентесе аза,
Тынычлык югалды, күңелдә, җанда.

Файдалы агачлар утыртырга кирәк,
Су буйлары яшәреп китәр!
Кыргый өрәңгедән котылмасак,
Киләчәктә ниләр соң көтәр?

Балачакның гүзәл урыннарын,
Сагынып аны искә алырлык.
Җунле булса бездә үсмәс иде,
Аллам бирсен тузем-сабырлык.

Күрэ торып аздырабыз шуны,
Рөхсәт алып кирәк кисәргә.
Мондый азгын безгә бит кирәкми,
Юл куймаска кирәк үсәргә.

Бу хәлларне күргәнебез булмады,
Килбәтсез үзе шыксыз бу агач.
Күңелем хисе, йөрәк кичереше,
Шигырь яздым түзә алмагач.

Фәридә Ибраһимова.
17.11.26.

Взято из:https://vk.com/wall-5213998_417271

Автор
РедакцияПользователь
Loading...

Читать также